ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

Югары Ослан районында "Демография"  милли проектының "Өлкән буын" проектын тормышка ашыру уңаеннан  6нчы августта Яр буе Морквашы авыл җирлегеннән 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны Югары Ослан үзәк район хастаханәсенә диспансерлаштыру һәм скрининг тикшерүләрен узу өчен, кешеләр үлеменең һәм инвалидлыкның төп сәбәбе булган аеруча куркыныч авыруларны иртә ачыклау максатыннан чыгып, тикшерү үткәрелде.

6 августта Зәй муниципаль районында Төги, Свелоозерка авыл җирлекләреннән 65 яшьтән өлкәнрәкләрне үзәк район хастаханәсенә диспансеризация узу өчен китерү тикшерелде.

2019 елның 7 августына республиканың мәшгульлек хезмәте органнарында рәсми рәвештә теркәлгән 11 261 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап атнасына караганда 79 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,55 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Алабугада рәсми рәвештә теркәлгән 383 граждан исәпләнә, бу узган атнага караганда 28 кешегә кимрәк.

Г.Тукай исемендәге шәһәр китапханәсенә экскурсия "Балкыш" социаль приюты балалары өчен чын китап бәйрәме булды.

"Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын тормышка ашыру уңаеннан Минзәләнең "Умырзая" балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Люция Каюмова "Хәзерге заман хезмәт базары белгечләренең компьютер күнекмәләрен камилләштерү" программасы буенча пенсия яшенә якынлашучы гражданнарның квалификациясен күтәрү курсларында булып кайтты. Укулар халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан оештырылды.

6 августта Түбән Кама муниципаль районы авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне районның медицина учреждениеләренә алып баруны сынап карадылар. Түбән Камада яшәүчеләрне "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече озатып йөрде.

Югары Ослан муниципаль районында “Өмет уртавы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында әти-әниләре балигъ булмаган балаларына алимент түләмәгән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул иттеләр.


6
август, 2019 ел
сишәмбе

"Демография" милли проектының "Өлкән буын" проекты уңаеннан авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкне медицина оешмаларына илтүне оештыру мәсьәләсе буенча видео-конференц-элемтә режимында киңәшмә 5 августта узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары Л. Фазлыева һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Э. А. Зарипова катнашты.

Хокукый мәсьәләләре җайга салу буенча кайнар элемтә телефоны бөгелмәлеләр өчен 5 августта ачык иде. Әлеге чара ахырында Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре пенсия яшенә якынлашучы гражданнарның сорауларына җавап бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International