Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,55% ны тәшкил итә

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

2019 елның 7 августына республиканың мәшгульлек хезмәте органнарында рәсми рәвештә теркәлгән 11 261 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап атнасына караганда 79 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,55 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ  46 609  вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 564  вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,24 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 490 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 434 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 24 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International