ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.
Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның яшәү урыннарында бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан, Тукай муниципаль районында автомат янгын кисәтү төймәләрен урнаштыру буенча эш алып барыла.
Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар тернәкләндерү үзәгендә "Минем булачак һөнәрем" дигән иншалар конкурсына йомгак ясалды.
Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында ачык һавада кыр чәчәкләреннән такыя үрү буенча дәрес узды.
Тукай районы “Шәфкатъ” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлегенең хезмәтләреннән файдаланучы актив өлкәннәр сәламәт яшәү серләре белән уртаклашты.
7 августта Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Чисталык – сәламәтлек нигезе” дигән видео дәрес булып узды.
Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагында оешкан “Поддержка” клубы 7 августта үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Җиһагирова "Көчлеләр, кыюлар, җитезләр", дигән физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
"Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында" 2017 елның 28 декабрендәге 418-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру уңаеннан 2019 елның беренче яртыеллыгында республика матди ярдәм үзәге бүлекләре тарафыннан беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә ай саен түләү билгеләнә.
6 августтаТукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова Тукай үзәк район хастаханәсендә балалар үсеше темасына дәрес үткәрде. Дәрес яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү җәһәтеннән оештырылды.