"Демография" милли проектының "Өлкән буын" проекты уңаеннан авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкне медицина оешмаларына илтүне оештыру мәсьәләсе буенча видео-конференц-элемтә режимында киңәшмә 5 августта узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары Л. Фазлыева һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Э. А. Зарипова катнашты.
Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов хезмәттәшләре белән тиешле эшне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
"Демография" илкүләм проекты кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен медицина учреждениеләренә китерәчәкләр>>.