"Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын тормышка ашыру уңаеннан Минзәләнең "Умырзая" балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Люция Каюмова "Хәзерге заман хезмәт базары белгечләренең компьютер күнекмәләрен камилләштерү" программасы буенча пенсия яшенә якынлашучы гражданнарның квалификациясен күтәрү курсларында булып кайтты. Укулар халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан оештырылды.
Колледж укытучылары бер төркем катнашучыларны компьютер грамоталылыгына өйрәтте, чөнки өлкән буын кешеләре өчен компьютерны белү – ул продуктив тормышны озайту, интернет-киңлекнең мәгълүмат потенциалыннан файдалану мөмкинлеге.