Бөгелмә мәшгульлек үзәгендә пенсия яшенә якынлашучылар өчен олештырылган "Кайнар элемтә"гә нәтиҗәләр ясалды

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Хокукый мәсьәләләре җайга салу буенча кайнар элемтә телефоны бөгелмәлеләр өчен 5 августта ачык иде. Әлеге чара ахырында Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре пенсия яшенә якынлашучы гражданнарның сорауларына җавап бирде.

Пенсия яшенә җитүче категориясенә караган алты кеше консультация алу мөмкинлегеннән файдаланды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә кую тәртибе, пенсия яшенә җитмәгән затларга эшсезлек буенча пособие түләү сроклары һәм күләме, "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проекты кысаларында пенсия яше алдындагы кешеләрне эштән азат итү хокукы кебек сораулар кызыксындырды. Гражданнар барлык сорауларга да тулы җаваплар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International