Зәй районында өлкән яшьтәге гражданнарны медицина оешмаларына китерүне сынап карадылар

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Ике ведомствоның, социаль яклау һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренең җайлы гамәлләре нәтиҗәсендә, сынау сәфәре уңышлы узды: өлкән кешеләр хастаханәгә китерелде, тикшерелде һәм өйләренә кайтарылды. 

Өлкән кешеләр бер генә минутка да калмадылар: юлда аларны социаль хезмәткәр озатып йөрде, хастаханәдә аларны медицина учреждениесе территориясе буенча озата баручы шәфкать туташы каршы алды. Диспансерлаштыруны узган пенсионерлар әлеге сәфәрләрен бик уңай бәяли, социаль һәм медицина хезмәткәрләренең игелеклелеген һәм ярдәмчеллеген аеруча билгеләп үттеләр.

Киләсе сынау сәфәре 7 августта узачак. Зәй-2 микрорайонының табиблар модульле амбулаториясендә диспансерлаштыру оештырыла.

"Демография" милли проектының "Өлкән буын" проекты уңаеннан сентябрь аеннан мондый сәфәрләрне көн саен башкару планлаштырыла. Мондый хезмәтләрдән транспорт белән түбән  дәрәҗәдә тәэмин ителгән авылларда гомер кичерүче 65 яшьтән өлкәнрәк зәйлеләр бушлай файдалана алачак. Моның өчен "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге аз хәрәкәтләнүче гражданнарны йөртү өчен җайлаштырылган махсус автотранспорт алачак.

Бүгенге көндә әзерлек эшләре алып барыла: "Шатлык" комплекслы үзәге Зәй район үзәк хастаханәсе белән берлектә авыл җирлекләренә чыгу план-графигы әзерләнгән, җаваплы кешеләр билгеләнгән, оешмалар арасында функцияләр бүленгән.

Ел ахырына кадәр Зәй үзәк район хастаханәсенә диспансеризация һәм скрининг тикшерүләрен үткәрү өчен тагын 611 өлкән кешене китерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International