Югары Ослан районында "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын тормышка ашыру уңаеннан 6нчы августта Яр буе Морквашы авыл җирлегеннән 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны Югары Ослан үзәк район хастаханәсенә диспансерлаштыру һәм скрининг тикшерүләрен узу өчен, кешеләр үлеменең һәм инвалидлыкның төп сәбәбе булган аеруча куркыныч авыруларны иртә ачыклау максатыннан чыгып, тикшерү үткәрелде.
Әлеге чарада өлкән яшьтәге 7 граждан катнашты.
Югары Ослан муниципаль районының “Өмет утраучыгы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны районның медицина оешмаларына китерү планлаштырыла. Алар барысы да чиратсыз һәм уңайлы вакытта тикшерү уза алсын өчен график формалаштырылган.
Әлеге милли проект кысаларында бүлеп бирелә торган яңа автомобиль план буенча, билгеле бер торак пунктларга килеп, өлкәннәрне хастаханәгә илтәчәк, ә медицина тикшерүе тәмамланганнан соң өйләренә кайтарачак.