6 августта Түбән Кама муниципаль районы авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне районның медицина учреждениеләренә алып баруны сынап карадылар. Түбән Камада яшәүчеләрне "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече озатып йөрде.
Проектны сынап карау барышында Свердловск фельдшер-акушерлык пунктыннан 9 кеше диспансерлаштыруның 1 этабын уздыру өчен Кармалы табиблык амбулаториясенә, ә 7 кеше – Түбән Кама шәһәренә маммология тикшерүе узу өчен китерелде.
Тикшерү тәмамлангач, өлкән яшьтәге гражданнарны өйләренә кайтарып куйдылар.