Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Алабугада рәсми рәвештә теркәлгән 383 граждан исәпләнә, бу узган атнага караганда 28 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Кама Аланында эшсезләр саны да кимегән, анда 2019 елның 6 августына халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 338 эшсез исәптә тора.

Бу атнада Яр Чаллы, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама һәм Чистай шәһәрләрендә эшсез гражданнар саны арту күзәтелә. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 161, 470, 63, 918 һәм 287 эшсез граждан теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International