Г.Тукай исемендәге шәһәр китапханәсенә экскурсия "Балкыш" социаль приюты балалары өчен чын китап бәйрәме булды.
Китапханә хезмәткәре китапханә заллары буйлап танышу экскурсиясе үткәрде. Балалар китаплар һәм журналлар карады, китапханәдә килүчеләрнең үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен кабатлады, шулай ук кызыклы викторинада катнашты, сорауларга җавап бирде, биремнәр үтәде, "Цветик-семицветик" уенын уйнады.
"Экскурсия балаларга бик зур тәэсир калдырды. Тәрбиячеләр мондый экскурсияләр балаларны китап мәдәниятенә җәлеп итә, кызыксынучанлык тәрбияли, ди.