ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2019 ел
җомга

Кукмараның "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә "Гомер көзе" программасын актив куллана. Программаның максаты өлкән яшьтәге кешеләргә үз тормыш тәҗрибәсен лаеклы бәяләү, тормыш дәвамында тупланган белемнәрен аңлау.

Әгерҗенең "Наз" балалар һәм яшүсмерләр приютында балаларны төрле һөнәрләр белән мәктәпкәчә яшьтән үк таныштыра башларга кирәк, дип саныйлар. Бу аларның өлкәннәр дөньясы турындагы күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итә, хезмәткә хөрмәт һәм тирә-юньгә сакчыл караш формалаштыра.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына интервью бирде. Журналист белән әңгәмә барышында ведомство башлыгы республикада "Демография" һәм "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү" милли проектларын гамәлгә ашыруның барышы һәм беренче нәтиҗәләре турында сөйләде.


8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Тукай муниципаль районының медицина оешмаларына 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне китерүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар исемлеге уңаеннан  9 августта Боерган һәм Колыш авылларыннан Күзкәй амбулаториясенә кешеләрне алып барып карау планлаштырыла. Чарада 16 кеше катнашыр, дип көтелә.

Арчадагы “Өмет чаткысы”  балаларны тернәкләндерү  үзәгендә 8  нче август көнне кече яшьтәге  балалар  өчен "Без юл йөрү кагыйдәләрен беләбез" дигән танып-белү чарасы булып узды.

 

8 июньдә Әлмәттә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкиле "Татэнергосбыт" АҖ хезмәткәрләренең пенсия алды яшендәге гражданнар категориясенә керүчеләр  белән очрашты.

Хәзер беренче бала тууга (уллыкка алуга) бәйле рәвештә федераль ай саен түләүләр 1,5 яшь тулганчы бирелсә, 2020 елның 1 гыйнварыннан аны 3 ел дәвамында алырга мөмкин булачак.

8 нче август көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар йортының 40 еллыгына багышланган юбилей  тантанасы булып узды.

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ике авыл гаиләсендә кунакта булып кайтты. Ведомство башлыгы күптән түгел беренче балалары туган гаиләләргә бәхет теләде һәм бүләк итеп автомобиль креслолары тапшырды.

Татарстанда беренче бала тапкан 2 785 яшь ана һәм өченче баласы туган 541 хатын-кыз  яңа түләүләр алды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International