Татарстанда социаль ярдәмнең яңа чаралары республикада туучылар санын саклап калу мөмкинлеге бирә, ә кайбер авыл районнарында әлеге күрсәткечне арттыру өчен стимул булды. Бу хакта бүген журналистларга ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
"Республикада 25 яшькә кадәрге авыл җирендә яшәүчеләргә беренче бала туган очракта 50 мең сум һәм өченче баласы туганнарга 100 мең сум күләмендә бертапкыр "авыл" түләүләре кертелде. 2018 елда әлеге социаль ярдәм чарасыннан 2016 хатын-кыз файдаланды. Бу безгә туучылар дәрәҗәсен саклап калырга, ә аерым авыл районнарында туучылар санын арттырырга мөмкинлек бирә торган реаль ярдәм", - диде ул.
Бер тапкыр бирелә торган түләүләр авылда кимендә өч ел яшәүче һәм 2018 елның 1 гыйнварыннан соң 25 яшькә кадәр беренче бала һәм 29 яшькә кадәр өченче бала тапканнарга бирелә. Август башына алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда беренче баласын тапкан 2785 ана һәм өченче баласы туган 541 хатын-кыз яңа түләү алган.
"Актаныш, Аксубай, Арча, Апас, Лаеш, Мамадыш, Мөслим районнарында, Биектауда беренче һәм өченче балалар туу күрсәткечләре арта. 2018 елда Татарстанда беренче туучылар өлеше 39% тәшкил иткән. 2019 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча әлеге күрсәткеч кимемәгән, ул якынча 40% тәшкил итә. Без бу планканы беренче балалар туу буенча тотабыз", — дип ассызыклады Зарипова.
Фото авторы: Салават Камалетдинов ("Татар-информ" МА)