Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә 8 нче август көнне кече яшьтәге балалар өчен "Без юл йөрү кагыйдәләрен беләбез" дигән танып-белү чарасы булып узды.
Чараның төп максаты балаларның юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре турында күзаллауларын формалаштыру. Балалар юл билгеләре, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясенең эше белән танышты. Дәрестә алар светофор һәм юл билгеләре турында шигырьләр сөйләделәр, юлда үз-үзеңне тоту турында сөйләштеләр, табышмакларга җавап бирделәр, юл ситуациясе сүрәте төшерелгән рәсемнәр карадылар, шулай ук "Светофор" җырын тыңладылар.
Мондый чаралар үткәрү балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында ныклы белем бирә, аң белем дәрәҗәсен арттыра, уйлау-фикерләү сәлатен үстерә. Тәрбияче Гүзәлия Валиева әйтүенчә үткәрелгән эш нәтиҗәсендә балалар светофор сигналлары һәм юл йөрү кагыйдәләре турында ныклы белем алды, күрсәтмә һәм тыючы юл билгеләре белән таныштылар.