Әгерҗенең "Наз" балалар һәм яшүсмерләр приютында балаларны төрле һөнәрләр белән мәктәпкәчә яшьтән үк таныштыра башларга кирәк, дип саныйлар. Бу аларның өлкәннәр дөньясы турындагы күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итә, хезмәткә хөрмәт һәм тирә-юньгә сакчыл караш формалаштыра.
9нчы август көнне "Наз" приютының мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияче Анастасия Зуеваның "Һөнәрләр колейдоскобы" дигән дәресендә катнашты.
Дәрес барышында балалар Джанни Родариның "Һөнәр исе" дигән шигырен тыңлады, төрле һөнәр ияләре турында табышмаклар чиште, "Нинди hөнәр?", "Кемгә нәрсә кирәк?" дигән дидактик уеннарында катнаштылар. Дәрес ахырында балалар һөнәрләр турында рәсемнәр ясады. Әлеге чарада 9 бала катнашты.