8 нче август көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар йортының 40 еллыгына багышланган юбилей тантанасы булып узды.
40 ел эчендә интернат уңайлы, тату гаилә яши торган йортка әверелде. Коллективны зирәк остаз, чын хуҗабикә Минзөлфия Сәлахова җитәкли.
"Безнең өчен иң мөһиме - кеше турында кайгырту. Яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү. Без социаль хезмәт күрсәтү формаларын һәм ысулларын үстерәбез, учреждениедә уңайлы социаль-психологик климат тудырабыз", - ди җитәкче.
Көн дә интернат хезмәткәрләре үз карамагындагы өлкәннәрзгә, аерым игътибарга мохтаҗ кешеләргә күңел җылысы һәм кайгыртучанлык бүләк итә.
Вакыт уза, кеше күңеленең эчкерсезлеге һәм изгелеге үзгәрешсез кала, бу хәзергесе көндә төп кыйммәт.