8 июньдә Әлмәттә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкиле "Татэнергосбыт" АҖ хезмәткәрләренең пенсия алды яшендәге гражданнар категориясенә керүчеләр белән очрашты.
Чара халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия эше кысаларында узды. Очрашу барышында катнашучыларга пенсия яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү, шулай ук мондый гражданнарга социаль ярдәмнең өстәмә гарантияләрен билгеләү турында мәгълүмат җиткерелде. Очрашуда 19 граждан катнашты.