Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ике авыл гаиләсендә кунакта булып кайтты. Ведомство башлыгы күптән түгел беренче балалары туган гаиләләргә бәхет теләде һәм бүләк итеп автомобиль креслолары тапшырды.
Күптән түгел Биектау районыннан Константиновка бистәсенә күчеп килгән Большаковлар гаиләсе нәни уллары Маркны тәрбияли. Яшь ана авыл әнисе буларак 50 мең сум күләмендә республика күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне алган инде. Моннан тыш, гаилә федераль айлык түләүне дә рәсмиләштергән. Ата-аналар сүзләренә караганда, бу түләүләр гаилә бюджеты өчен зур ярдәм.
Эльмира Зарипова Биектау авылында да булды. Күптән түгел кыз-бала туган Газизовлар гаиләсе шулай ук республика күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчадан файдаланган һәм хәзер беренче баласына ай саен федераль түләүләр ала.
Билгеләп үтик, 2019 елның 2 августына Татарстанда 10 168 гаилә беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә ай саен федераль түләүләр ала.
Моннан тыш, Татарстан авылда кимендә өч ел яшәүче һәм 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан әниләр бер тапкыр бирелә торган түләү алырга мөмкин. Әйтик, беренче баланың әнисе 25 яшькә җитмәсә, түләү 50 мең сум тәшкил итәчәк. Әгәр әни 29 яшькә кадәр өченче бала тапса, түләү күләме 100 мең сум тәшкил итәчәк.
2019 елның 2 августына яңа түләүне Татарстанның беренче баласын тапкан 2 785 хатын-кыз һәм өченче баласы туган 541 хатын-кыз алган инде.