Тукай муниципаль районының медицина оешмаларына 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне китерүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар исемлеге уңаеннан 9 августта Боерган һәм Колыш авылларыннан Күзкәй амбулаториясенә кешеләрне алып барып карау планлаштырыла. Чарада 16 кеше катнашыр, дип көтелә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кичә Боерган фельдшер-акушерлык пунктында авыл җирлеге территориясендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениесенә илтүне оештыру мәсьәләсе буенча мобиль бригада утырышы узды. Киңәшмә барышында, өлкәннәрне җыю урыны итеп, Боерган авылының фельдшер-акушерлык пункты билгеләнде. Олыларны җыю, китү һәм Күзкәй амбулаториясенә һәм Боерган ФАПына килү вакытын күрсәтеп, җентекле маршрут төзелде. Шулай ук җаваплы кешеләр беркетелде.