"Тылсым" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Тормыш көзе" программасы буенча дәрес

2019 елның 9 августы, җомга

Кукмараның "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә "Гомер көзе" программасын актив куллана. Программаның максаты өлкән яшьтәге кешеләргә үз тормыш тәҗрибәсен лаеклы бәяләү, тормыш дәвамында тупланган белемнәрен аңлау.

Бүген программа буенча дәресләр районның берничә авыл җирлегендә һәм Кукмарада 18 социаль хезмәт алучылар арасында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International