14 август көнне Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утраучыгы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәткәрләр киңәшмәсе булды. Учреждение директоры Наталья Сигаева «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән буын гражданнарының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм системалы ярдәм программасы белән таныштырды.
Зәйдә 10 әни «Смета эше» курсын уңышлы тәмамлады. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юнәлеше буенча алар бушлай яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлегеннән файдаланды.
Камазның «PROFдвижение» яшьләр форумы быел үткәрелә башлауга алты ел тулуны билгеләп үтә. Чара Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә уздырыла. Быел ул 19-24 августта узачак.
13 августка Әлмәт торба заводының 14 пенсия алды яшендәге хезмәткәре һөнәри белем ала. Хәзерге вакытта укучылар завод территориясендә практика узалар.
Алабуга районында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында диспансерлаштыру узу өчен авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениесенә алып бару буенча сынау сәфәрләре дәвам итә.
14 август көнне Баллы Спас бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көнне Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Өлкән яшьтә патриотик тәрбия» дигән технология кысаларында чара узды.
«Чәчәк иле» программасы кысаларында яздан алып көзгә кадәр Нижнекамск районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүчеләр чәчәк түтәлләрен карыйлар һәм күзәтәләр.
14 август көнне Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәткә сәләтле яшьтәге гражданнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча компьютер тестлары үткәрделәр.
Бөгелмә шәһәре халыкның мәгшгульлек үзәге белгечләре эштән азат ителәсе хезмәткәрләргә мәгълүматлар җиткерү максатыннан "Бөгелмә электр насослары заводы" ААҖдә консультация үткәрде.
22-27 августта Казанда "Ворлдскиллс" стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты узачак.