14 август көнне Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утраучыгы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәткәрләр киңәшмәсе булды. Учреждение директоры Наталья Сигаева «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән буын гражданнарының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм системалы ярдәм программасы белән таныштырды.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Наталья Полякова сайлаучыларның тавыш бирү тәртибе һәм республикада гамәлгә ашырыла торган «Мобиль сайлаучы» механизмы турында сөйләде. Шулай ук социаль хезмәткәрләргә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә торучы гражданнарга мәгълүмат бирү өчен белешмәлекләр таратылды.
Киңәшмәдә өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү сыйфатын тикшерү мәсьәләләре каралды, социаль хезмәткәрләрнең гамәли көндәлек эшчәнлегендә барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләр каралды.