Бөгелмә мәшгульлек үзәге белгечләре эшсез гражданнарга консультация бирде

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Бөгелмә шәһәре халыкның мәгшгульлек үзәге белгечләре эштән азат ителәсе хезмәткәрләргә мәгълүматлар җиткерү максатыннан, "Бөгелмә электр насослары заводы" ААҖдә консультация үткәрде.

Эшкә урнаштыру һәм махсус программалар бүлеге башлыгы Елена Гиршович завод хезмәткәрләренә мәшгульлек үзәгенә теркәлү тәртибе, эшсез буларак теркәлү өчен кирәк булган документлар исемлеге, тагын шулай ук  халыкның мәшгульлек үзәгендә күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләде.

Очрашуда шулай ук хезмәт базарындагы ихтыяҗ,  халыкның мәшгульлеге турындагы законнарның кайбер маддәләре, пенсия реформасындагы яңалыклар турында да сүз барды. Эшсезлек пособиесе, вакытыннан алда пенсиягә чыгу мәсьәләләренә кагылышлы сораулар аерым каралды.

Консультациядә 40 кеше катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International