Әлмәт торба заводы пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрен укытуны дәвам итә

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

13 августка Әлмәт торба заводының 14 пенсия алды яшендәге хезмәткәре һөнәри белем ала. Хәзерге вакытта укучылар завод территориясендә практика узалар.

Билгеләп үтәргә кирәк, «ЭВМ операторы» белгечлеге буенча курсларны 18 кеше инде тәмамлады, 11 хезмәткәр «Слесарь-ремонтчы» белгечлеген үзләштерде.

Укыту процессын Әлмәт Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге контрольдә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International