22-27 августта Казанда "Ворлдскиллс" стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты узачак.
63 илдән һәм регионнан килгән 1 300 дән артык яшь профессионал җитештерүнең төрле өлкәләрендә 56 компетенция буенча ярышачак. Ярышлар "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәге базасында оештырыла.
Тулырак мәгълүмат оештыручылар сайтында урнаштырылган https://worldskills2019.com/en/.