«Балкыш» приютында тәрбияләнүчеләргә экологик культура күнекмәләре өйрәтәләр

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

«Чәчәк иле» программасы кысаларында яздан алып көзгә кадәр Нижнекамск районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүчеләр чәчәк түтәлләрен карыйлар һәм күзәтәләр.

Приют хезмәткәрләре өч ай дәвамында балаларны чәчәкләр үстерү күнекмәләренә өйрәттеләр. Балалар үсемлекләргә су сибеп, җир йомшарттылар, ә хәзер аларны орлык җыярга өйрәтергә дә вакыт җитте.

«Быел җәй бик яңгырлы булды, шуңа күрә чәчәкләр аеруча күпереп үсте. Балалар чәчәкләр белән горурланалар. Киләсе елда аларның планнарында төрле үсемлекләрнең тагын да күбрәк сортларын үстерү», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты тәрбиячеләр Әнисә Гайнуллина һәм Энҗе Хөснетдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International