Алабуга районында авылда яшәүче өлкән яшьтәгеләрне медицина учреждениеләренә алып барып карау дәвам итә

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Алабуга районында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында диспансерлаштыру узу өчен авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениесенә алып бару буенча сынау сәфәрләре дәвам итә.

14 август көнне Иске Юраш авылыннан Морт участок хастаханәсенә дүрт рейс ясалды. Барлыгы 16 кеше диспансерлаштыру узды. Алар барысы да үткәреләсе чара турында алдан ук кисәтелгән иде.

Диспансерлаштыру вакытында хастаханәдә өлкәннәрне шәфкать туташлары озатып йөрде. «Ышаныч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Морт участок хастаханәсенең үзара киңәшләшеп эшләүләре нәтиҗәсендә сынау буларак уздырылган чара уңышлы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International