14 август көнне Баллы Спас бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көнне Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Өлкән яшьтә патриотик тәрбия» дигән технология кысаларында чара узды.
Бал бәйрәме саф һавада үтте. Социаль хезмәтләр алучыларга бәйрәм тарихы, гореф-гадәтләр һәм бал белән бәйле кызыклы фактлар турында сөйләделәр. Интернат-йортта яшәүчеләр бал турында табышмаклар чиштеләр, мәкальләр һәм әйтемнәр тыңладылар.
Матур традиция буларак өлкəннəргə хуш исле, тəмле балдан күчтəнəчлəр тəкъдим ителде.