Әлмәтнең мәшгульлек үзәге белгечләре «Ветеран» үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче тест уздырды

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

14 август көнне Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәткә сәләтле яшьтәге гражданнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча компьютер тестлары үткәрделәр.

Компьютер тестлары Дж. Голландның һөнәри үзбилгеләнү методикасы буенча индивидуаль формада үткәрелде.

Тест нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга да профессиограммалы бәяләмәләр һәм методик әдәбият бирелде. Шулай ук аларга үзмәшгульлек турында мәгълүмат белән буклетлар тараттылар.

Чарада барлыгы җиде кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International