«PROFдвижение» яшьләр форумы Эшче һөнәрләр елына багышланачак

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Камазның «PROFдвижение» яшьләр форумы быел үткәрелә башлауга алты ел тулуны билгеләп үтә. Чара Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә уздырыла. Быел ул 19-24 августта узачак.

VI Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирү форумы быел Татарстан Республикасында игълан ителгән Эшче һөнәрләр елына, шулай ук «КАМАЗ» ГАҖнең булачак 50 еллыгына багышланган һәм сәнәгать тармагының мөһим һәм өстенлекле бурычларының берсе – продукция сыйфатын арттыру – белән аваздаш. Форумның төп темасы – процессларның сыйфаты аша продукциянең сыйфаты арттыру.

Форумның нәтиҗәсе «КАМАЗ» ГАҖ мисалында сәнәгать тармагы һәм эшче һөнәр өчен уңай брендны формалаштыру булырга тиеш. Яшьләргә эшче һөнәрнең «тездән мазутта» баручы кеше турындагы стереотиплы күзаллаулары белән бернинди уртаклыгы да булмавын күрсәтү мөһим. Заводлар хәзер ак халатлардагы кешеләр эшли торган лабораториягә әверелә.

Форум ярдәмендә уку чорында ук яшьләрнең җитештерү предприятиесендә эшкә җайлашу, үз проектлары һәм диплом эшләре өчен материаллар алу, гамәли планда үз осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәтү, тармакта һәм республикада үз мөмкинлекләрен һәм перспективаларын билгеләү мөмкинлеге барлыкка килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International