ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2019 ел
җомга

Түбән Кама районында «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Ныклы гаилә» мәйданчыгы оештырылды. Чара кысаларында аз керемле гаиләләр һәм керем дәрәҗәсе түбән булган кешеләр өчен социаль ярдәм һәм финанслар буенча семинар-консультация узды.

14-16 августта Татарстанда инвалидларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын оештыру тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан Инвалидларны һәм инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын үстерүне фәнни-методик һәм методологик тәэмин итү федераль үзәге белгечләре эш визиты белән кунакта.


15
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Каманың тире-венерология диспансерының пенсия алды яшендәге хезмәткәрләре һөнәри белем алуга һәм өстәмә һөнәри белем алуга юнәлдерелгән. Укыту чаралары «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Совет районында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «көмеш» яшьтәге волонтер Людмила Рейникова белән очрашу оештырды.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында авыру һәм аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны карау буенча хезмәткәрләрне укыту буенча гамәли дәрес узды.

Зәй шәһәренең мәшгульлек үзәге юлламасы буенча җиде эшсез граждан «Чәчтараш» программасы буенча беренче гамәли дәресләр ала башлады.

Казан шәһәрендә үз эшчәнлеген фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсендә алып баручы предприятие 141 хезмәткәр алдында 2980,0 мең сумлык бурыч түләде.

Кичә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшләүче тәрбиячеләр тарафыннан «Безнең сәламәтлек – безнең кулларда» дигән уен-викторина уздырылды.

«Ышанычлы бизнес» ресурсының түләүсез кайнар элемтә телефоны номеры: 8 800 222-37-22.

1 нче сентябрьдән Теләче муниципаль районында «Демография» мили проектының «Өлкән буын» проекты тормышка ашырыла башлый. Аның бер юнәлеше – авылда яшәүче 65 яшьтән өлкән яшьтәгеләрне медицина учреждениесенә алып бару оештыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International