ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2019 ел
сишәмбе

15 август көнне Әлмәтнең «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре яшьләр үзәгенең «Игелекле Әлмәт» штабы алдынгылары, «Студентлар лигасы» оешмасы һәм социаль педагоглар белән берлектә хәйрия акциясе оештырдылар һәм Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булдылар.

Әлмәт шәһәрендә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр мәдәният һәм ял паркында16 нчы августы көнне инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кече Сабантуй узды. Әлеге чара районның «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белән берлектә уздырылды.

19 август көнне Бөгелмә шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнар һәм барлык теләүчеләр өчен үзмәшгульлек буенча чираттагы бизнес-дәрес үткәрде.

Бер көннең ел туйдыруы хакындагы халык әйтеменең быел җәй аеруча актуаль булуын «Зәй шикәре» агрофирмасында үз тәҗрибәләрендә беләләр. Һава торышы аграрийларны яңа тизлек белән эшләтә. Мондый вакытта эшче куллар артык түгел. Хуҗалыкка мәктәп укучылары ярдәм итә. 14-18 яшьлек ун бала ындыр табагында бөртек киптерергә булыша.

Әлмәт районында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында диспансерлаштыру узу өчен авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениесенә алып барып карадылар.

Кичә, 19 август көнне, Спас картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән «Бигрəк тəмле, сусыл алма» дип исемләнгән чара үткәрелде. Ул Алмалы Спас бәйрәменә багышланган иде. Чараны социаль эш буенча белгеч С.А. Савинова оештырды.

Буа муниципаль районында ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе үткәрү матур традициягә әйләнде. Яңа мәктәп формасы, уку кирәк-яраклары һәм букча, кагыйдә буларак, уку елы башланырга бер ай кала сатып алына. Әмма, кызганычка каршы, һәр гаиләнең дә баланы кирәкле әйберләр белән тәэмин итү өчен матди мөмкинлеге юк.

22 нче август көнне Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Эшсез гражданнар клубы эшчәнлеге кысаларында чираттагы очрашу уздырачак. Чараның төп өлеше эш эзләү проблемасына багышланачак.

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Ольга Бывальцева балалар өчен танып-белү экскурсиясе оештырды. Яшүсмерләр педагогика көллиятендә булдылар.

Бүген Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кызыклы дәрес уздырдылар. «Ком терапиясе» технологиясен куллану кысаларында балалар бик теләп «Ком эзләре», «Шарны эзләп тап», «Ком юллары» дигән уеннар уйнадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International