Әлмәт шәһәрендә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр мәдәният һәм ял паркында16 нчы августы көнне инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кече Сабантуй узды. Әлеге чара районның «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белән берлектә уздырылды.
Мәдәни-спорт бәйрәме кысаларында иҗтимагый оешмалар активистларын хөрмәтләделәр, инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен хәйрия акцияләре үткәрделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Паркның үзәк мәйданында концерт оештырылды. Бәйрәмнең мәдәни өлеше белән бер үк вакытта төрле спорт төрләре буенча ярышлар да узды.
Шулай ук бәйрәм дәвамында мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән спорт һәм массакүләм чаралар үткәрелде.