Бөгелмәдә Эшсез гражданнар клубы очрашуы узачак

2019 елның 20 августы, сишәмбе

22 нче август көнне Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Эшсез гражданнар клубы эшчәнлеге кысаларында чираттагы очрашу уздырачак. Чараның төп өлеше эш эзләү проблемасына багышланачак.

Очрашу бөгелмәлеләрне эшсез гражданнарның хокуклары һәм бурычлары, эшсезлек буенча пособие түләү тәртибе, аның туктатып тору, күләмен киметү, шулай ук туктату нигезләре белән таныштыру максатыннан үткәрелә.

Шулай ук гражданнар үз-үзләрен презентацияләү күнекмәләре, мәшгульлек үзәге тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре турында мәгълүмат алачак, шул исәптән мәшгульлек хезмәте органнары юлламасы буенча һөнәри белем алу мөмкинлекләре, түләүле җәмәгать эшләрендә катнашу, халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре алу, эшкә урнашу өчен башка җиргә күчү турында беләчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International