19 август көнне Бөгелмә шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнар һәм барлык теләүчеләр өчен үзмәшгульлек буенча чираттагы бизнес-дәрес үткәрде.
Үз эшен ачарга теләүчеләр мәшгульлек үзәге күрсәтә торган хезмәтләр исемлеге турында тулы мәгълүмат алдылар. Дәрестә шулай ук эшкә урнашу, үз эшеңне ачу мәсьәләләре дә каралды. Тыңлаучыларга тиешле субсидия бирү тәртибе турында хәбәр ителде.
Чарада барлыгы дүрт кеше катнашты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Бөгелмә шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мондый дәресләр һәр җомга саен оештырыла. Дәресләр иртәнге унда башлана.