Балалар өчен кызыклы, ата-аналар өчен файдалы: «Милосердие» үзәгендә ком терапиясе ысулын кулланалар

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Бүген Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кызыклы дәрес уздырдылар. «Ком терапиясе» технологиясен куллану кысаларында балалар бик теләп «Ком эзләре», «Шарны эзләп тап», «Ком юллары» дигән уеннар уйнадылар.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, ком терапиясе методы балаларның психоэмоциональ халәтен тотрыклыландыра, кулларның вак моторикасын үстерә, социаль ориентирлашу үсешенә ярдәм итә.

Дәрестә тернәкләнү узучы балаларның ата-аналары да катнашты. Балалар белән бергә алар тәрбияченең барлык биремнәрен дә кызыксынып үтәделәр. Хәзер ата-аналар өй шартларында да балаларны тернәкләндерүдә бу нәтиҗәле ысулны куллана алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International