Әлмәт районында авылда яшәүче өлкән яшьтәгеләрне медицина учреждениесенә алып барып карадылар

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Әлмәт районында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында диспансерлаштыру узу өчен авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениесенә алып барып карадылар. 20 август көнне Чупай авылыннан өлкән яшьтәге кешеләрне Әлмәт үзәк район хастаханәсенә алып килделәр.

Алдан килешенгән җыю урыныннан 8 кеше район үзәк хастаханәсенә китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International