Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Ольга Бывальцева балалар өчен танып-белү экскурсиясе оештырды. Яшүсмерләр педагогика көллиятендә булдылар.
Уку йортында кунакларны укыту-методик эш буенча директор урынбасары Марина Камашева, методик кабинет мөдире Зоя Тимофеева, шулай ук волонтерлар – көллият студентлары каршы алды. Директор урынбасары балаларны уку йортының барлык һөнәрләре һәм белгечлекләре, көллияткә керү шартлары белән таныштырды, кабинетлар буйлап танышу экскурсиясе үткәрде. Ә Зоя Тимофеева балаларга көллияттә укуның уникаль мөмкинлекләре һәм перспективалары турында гына сөйләп калмады, робот техникасы буенча мастер-класс үткәрде. Соңыннан барлык яшүсмерләргә мәгълүмати буклетлар тапшырылды.