16 август көнне Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Ярминкәдә 20 предприятиенең кадрлар бүлеге вәкилләре катнашты.
«Грани» мәдәни-ял итү үзәге базасында «Син үзең генә түгел» программасы кысаларында «Гармония» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Виктория Иванова һәм Татьяна Красавина тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары өчен вак моториканы үстерү буенча дәрес үткәрелде.
Августта «Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында бүлеп бирелгән федераль бюджет акчаларына «Гармония» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «LADA Largus» җиңел автомобиле алачак. Ул 65 яшьтән өлкәнрәк затларны һәм инвалидларны районның ерак торак пунктларыннан медицина оешмаларына илтү өчен, шул исәптән аерым социаль әһәмияте булган йогышлы булмаган авыруларны ачыклау өчен диспансерлаштыру һәм скрининглар үткәрү өчен кулланылачак.
20 августта Зәй муниципаль районы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең август конференциясе узды. Аның эшендә район башлыгы Рәзиф Кәримов катнашты.
«Демография» милли проекты кысаларында 21 нче августта Чистай психоневрология интернатында яшәүче65 яшьтән өлкәнрәкләр традицион булмаган рәсем ясау техникасы – ниткография белән таныштылар. Әлеге техниканың яңалыгы һәм мондый иҗат дәресләренең көтелмәгән нәтиҗәләре баш мие тонусын һәм эшкә сәләтлелекне күтәрү, яхшы кәеф чыганагы булып тора.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Чиста йорт, чиста ишегалды» акциясе һәм «Табигать дуслары» проектын тормышка ашыру кысаларында «Калдыкларга икенче тормыш» дигән чара узды.
Бүген Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында арт-терапия социаль технологиясе буенча «Россия бөеклегенең өч символы» дигән чара үткәрелде.
Бүген Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче 11 бала «Гаилә традицияләре» дигән дәрестә катнашты. 3-7 яшьлек балалар өчен чара «Гаилә һәм балачак» программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
3 сентябрь көнне сәгать 10да Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүче көне узачак. Чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге вәкилләре катнашачак.
19 нчы август көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә 22 бала һәм аларның әти-әниләре өчен «Алмалы Спас күп алма туплаган» дигән чара уздырылды.