Кичә, 19 август көнне, Спас картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән «Бигрəк тəмле, сусыл алма» дип исемләнгән чара үткәрелде. Ул Алмалы Спас бәйрәменә багышланган иде. Чараны социаль эш буенча белгеч С.А. Савинова оештырды.
Чара барышында өлкәннәргә бәйрәм тарихы, алма музейлары, әлеге җиләк-җимеш белән бәйле гореф-гадәтләр һәм кызыклы фактлар турында сөйләделәр. Интернат-йорт карамагындагылар «Игелеклелек алмасы» дигән уенда да катнашты. Соңыннан бәйрәм кунакларын хуш исле алмалар белән сыйладылар.