Буа муниципаль районында ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе үткәрү матур традициягә әйләнде. Яңа мәктәп формасы, уку кирәк-яраклары һәм букча, кагыйдә буларак, уку елы башланырга бер ай кала сатып алына. Әмма, кызганычка каршы, һәр гаиләнең дә баланы кирәкле әйберләр белән тәэмин итү өчен матди мөмкинлеге юк. Нәкъ менә шуңа күрә берничә ел дәвамында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре шәһәрнең шәхси эшмәкәрләре белән тыгыз элемтәдә тора. Киң күңелле кешеләр аз керемле гаиләләрдәге балаларга битараф калмый һәм аларны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итә.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 17 бала янына барып, аларга канцтоварлар тутырылган букчалар тапшырдылар. Үзәк хезмәткәрләре һәм ата-аналар күрсәткән ярдәмнәре өчен иганәчеләргә зур рәхмәт белдерделәр.
Моннан тыш, белгечләр гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру максатыннан бөгелмәлеләрне Россиядә төп илкүләм проектларның берсе – «Демография» проекты белән таныштырдылар. Ата-аналар белән психологлар үсеп килүче буынны әхлакый яктан тәрбияләү һәм гаилә кыйммәтләре формалаштыруга юнәлдерелгән әңгәмәләр үткәрде. Алар бала шәхесен формалаштыру һәм үстерү өчен гаилә мөнәсәбәтләренең мөһимлегенә игътибар иттеләр. Шулай ук ата-аналарга «Минем гаиләм» темасына белешмәлекләр таратылды.