15 август көнне Әлмәтнең «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре яшьләр үзәгенең «Игелекле Әлмәт» штабы алдынгылары, «Студентлар лигасы» оешмасы һәм социаль педагоглар белән берлектә хәйрия акциясе оештырдылар һәм Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булдылар.
Бүгенге көндә социаль приютта республиканың төрле районнарыннан 3 яшьтән 18 яшькә кадәр 31 балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Һәр бала, приютка эләккәч, беренче вакытта уңайсызлыклар кичерә, әмма сизгер һәм тәҗрибәле белгечләр һәм приют педагоглары ярдәмендә балалар тиз арада яңа шартларга ияләшәләр. Әмма шартлар нинди генә булмасын, балалар барыбер үз туганнарын һәм якыннарын сагына. Ә мондый акцияләр һәм очрашулар балалар һәм аларның туганнары арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен мөмкинлек бирә.
Акция барышында барлык төркем балалар өчен күңел ачу программалары үткәрелде. Чара ахырында барлык балаларны да бүләкләр белән сөендерделәр.