Арчаның тернәкләндерү үзәгендә экологик тәрбия бирүгә юнәлтелгән чара узды

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Чиста йорт, чиста ишегалды» акциясе һәм «Табигать дуслары» проектын тормышка ашыру кысаларында «Калдыкларга икенче тормыш» дигән чара узды.

«Чиста булачак» республика штабы методисты Элвина Гатиятуллина интерактив уен үткәрде, анда балаларны калдыкларны аерым җыю темасы белән таныштырды. Балалар өйдәге чүп-чарны эшкәртелә һәм эшкәртелми торганнарга аердылар.

Шулай ук балалар өчен «Экологик реклама» дигән иҗади бирем һәм саф һавада хәрәкәтчән уеннар тәкъдим ителде. Белгечләр белән бергә балалар үзәк тирәсен җыештырдылар һәм «#будетчистовтатарстане» дип язылган беләзекләр алдылар.

Чара ахырында ТР Экология һәм табигый ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәүсә Латыш үзәктә тәрбияләнүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Оештыручылар әйтүенчә, мондый чаралар табигатькә сак караш, әйләнә-тирә мохитне саклауга ихтыяҗ тәрбияли, танып-белү активлыгын һәм кызыксынучанлыкны үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International