20 августта Зәй муниципаль районы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең август конференциясе узды. Аның эшендә район башлыгы Рәзиф Кәримов катнашты.
Доклад белән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева чыгыш ясады. «Зәй районында бу юнәлештә эш комплекслы рәвештә алып барыла. Ул мәшгульлек үзәгенең белем бирү учреждениеләре, оешма һәм предприятиеләр белән ведомствоара хезмәттәшлегенә нигезләнгән. Без «Шәхес тәрбияләүдән район үсешенә» принцибы буенча эш итәбез», – дип белдерде ул. Ольга Лаптева эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, районда 2015 елдан бирле «PROFF навигатор» проекты гамәлгә ашырылуы хакында искәртте.
«Дүрт ел эчендә белем бирү оешмалары белән системалы эш оештыра алдык. Адреслы эш алып бару максатыннан, балаларны дүрт яшь категориясенә бүлдек. Һәр төркем өчен чаралар билгеләнде», – дип сөйләде мәшгульлек үзәге җитәкчесе.
2018 елда гына 2046 бала өчен 50дән артык төрле чара уздырылды. Беренче тапкыр шәһәр мәктәпләренең барлык сигезенче сыйныф укучылары сәнәгать предприятиеләрендә экскурсиядә булды. Чиратта – авыл мәктәпләрендә укучылар. Шулай ук үз чыгышында Ольга Лаптева һөнәри юнәлеш буенча район стратегиясен булдырырга планнар барлыгы хакында хәбәр итте.