Чистай психоневрология интернатында өлкәннәр белән эшләүнең яңа технологияләрен кертәләр

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

«Демография» милли проекты кысаларында 21 нче августта Чистай психоневрология интернатында яшәүче65 яшьтән өлкәнрәкләр традицион булмаган рәсем ясау техникасы – ниткография белән таныштылар. Әлеге техниканың яңалыгы һәм мондый иҗат дәресләренең көтелмәгән нәтиҗәләре баш мие тонусын һәм эшкә сәләтлелекне күтәрү, яхшы кәеф чыганагы булып тора.

Учреждение тәрбиячеләре «Арт-класс» программасы кысаларында даими рәвештә өлкәннәр һәм инвалидлар белән эшләүнең яңа технологияләрен кертәләр. Ниткография үзенең аз чыгымлылыгы аркасында популярлаша. Мондый иҗади дәресләр интернат карамагындагыларга үз фикерләрен һәм тойгыларын белдерергә, конфликтлардан һәм көчле кичерешләрдән арынырга мөмкинлек бирә.

Яңа техникада башкарылган рәсемнәр тиздән психоневрология интернатының икенче корпусын холлын бизәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International