3 сентябрь көнне сәгать 10да Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүче көне узачак. Чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге вәкилләре катнашачак.
Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга 6 вакансия буенча 18 эш урыны тәкъдим ителәчәк. Эш бирүчеләр хезмәт шартлары белән таныштырачак. Эш эзләүчеләргә анкеталар тутырып, әңгәмә узу һәм тәкъдим ителгән вакансияләр буенча кирәкле мәгълүматны алу мөмкинлеге тудырылачак.
Чара Зәй шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 37б йорты адресы буенча узачак.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (85558) 7-15-43.