«Грани» мәдәни-ял итү үзәге базасында «Син үзең генә түгел» программасы кысаларында «Гармония» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Виктория Иванова һәм Татьяна Красавина тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары өчен вак моториканы үстерү буенча дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты – кул осталыгы күнекмәләрен үстерү, балаларның мөмкинлекләрен исәпкә алып, вак моториканы үстерү өчен уеннар һәм күнегүләр сайлап алу.
Дәрес ата-аналар өчен кечкенә өйрәтү лекциясеннән башланды. Лекция барышында балалар белән коррекция-үстерү эшендә кулланыла торган вак моториканы үстерү ысулларына һәм алымнарына күзәтү ясалды. Бу төрле күнегүләр һәм вак моториканы үстерү өчен уеннар: бармак гимнастикасы, су-джок шариклары белән массаж, балчыктан һәм пластилиннан ясау, үтә күренмәле мольбертта рәсем ясау яки рәсемнәрне буяу, вак төймәләрдән рәсемнәр ясау, комлы терапия, аппликацияләр ясау һ.б.
Икенче өлештә ата-аналар балалар белән берлектә иҗат белән шөгыльләнеп, алган белемнәрен практикада кулландылар.