«Наз» приютында гаилә һәм гаилә традицияләре турында сөйләштеләр

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Бүген Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче 11 бала «Гаилә традицияләре» дигән дәрестә катнашты. 3-7 яшьлек балалар өчен чара «Гаилә һәм балачак» программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Мавыктыргыч дәрес дәвамында приютта тәрбияләнүчеләр тематик презентация карадылар, табышмаклар чиштеләр, матур рәсемнәр ясадылар. Чара ахырында алар гаилә темасына коллаж төзеде. Һәр баланың гаиләгә карата үз карашы, шуңа күрә күмәк эш кызыклы һәм матур килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International