Августта «Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында бүлеп бирелгән федераль бюджет акчаларына «Гармония» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «LADA Largus» җиңел автомобиле алачак. Ул 65 яшьтән өлкәнрәк затларны һәм инвалидларны районның ерак торак пунктларыннан медицина оешмаларына илтү өчен, шул исәптән аерым социаль әһәмияте булган йогышлы булмаган авыруларны ачыклау өчен диспансерлаштыру һәм скрининглар үткәрү өчен кулланылачак.
«Сынау» процедурасы Богдашкино авыл җирлегендә башкарылды. Өлкән яшьтәге кешеләр Иске Чаллы амбулаториясенә диспансерлаштыруга китерелде. Алар барысы да алдан ук участок фельдшеры һәм социаль хезмәткәрләр тарафыннан чыгу урыны һәм вакыты турында кисәтелде, бу аларга тоткарлыксыз медицина тикшерүе узарга мөмкинлек бирде. Өлкән яшьтәге гражданнар әлеге чара нәтиҗәләреннән канәгать калдылар.
Даими режимда авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү хезмәте 2 сентябрьдән үк эшләр дип көтелә. Дәвалау учреждениесенә бер сәфәр эчендә 5 кеше барып җитәргә мөмкин. Моның өчен махсус җиһазландырылган автомобиль алдан килешенгән урыннарның берсенә расланган план-график нигезендә киләчәк. Үзлегеннән хәрәкәт итә алмаган кешеләр артыннан машина туп-туры йорт янына килә. Диспансерлаштыруны узучы һәр төркем фельдшерга беркетеләчәк.