Әлмәттә узган вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясадылар

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

16 август көнне Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Ярминкәдә 20 предприятиенең кадрлар бүлеге вәкилләре катнашты.

Ярминкәгә килүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: хисапчы, укытучы, саклау бүлеге инспекторы, слесарь-ремонтчы, токарь, һава линияләрен һәм электр үткәргечләрен ремонтлау буенча электромонтер, машина йөртүче, авария-торгызу эшләре слесаре, контролер һ.б.

Әлеге чарада 95 кеше катнашты, шул исәптән 28 инвалид. 17 кеше халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тәкъдим иткән курсларда укырга теләк белдерде, 7 кеше тест үтте. Ярминкә нәтиҗәләре буенча эшкә урнашуга 8 юнәлеш бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International